Корбан гаете бәйрәме белән!
05-11-2011
Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗановка Казаннан Татарстан Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус Фәйзовтан Корбан гаете бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасы килде. Хөрмәтле Илдус Тәлгат улы!
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемемнән Сезне һәм барлык кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнәһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, берберсенә хәерхаһлы булуга ирешә.
Ихластан барча мөселманнарны да Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.