Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Дини Н&
13-08-2011
Якты Рамазан аеның изге Җомга көне, 12 августта, Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Дини Нәзарәте Рәисе, Татарстанның Мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов Чистайда булды. Ул Чистай муниципаль районы җитәкчелеге, җирле мөселманнар белән очрашты. Аны Чистай муниципаль районы Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов каршылады.Чистай муниципаль районы Советында очрашу вакытында Чистай мөселманнарының бүгенге көндәлек рәвеше, Чистай мәчетләренең тормышына кагылышлы мәсъәләләр тикшерелде. Мөфти хәзрәт Чистайның "Иман" мәчетендә дин кардәшләре белән очрашты. Ураза вакыты тәмамлангач, авыз ачуда катнашты,вәгазь укып, кичке намазны башкарды.
Чистай муниципаль районы имам - мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин Мөфти хәзрәткә Чистайга килеп, Җомга кичләрендә авыз ачып, намазлар укыганы өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде.